Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Лидия Степановна Митянина котлаулар кабул итте.

Лидия Степановна Пермь краеның Богородское авылында күп балалы гаиләдә туа. 1938 елда 1 нче сыйныфка укырга керә, биш сыйныфны тәмамлый. Сугыш вакытында мәктәпкә кыш көне генә йөри, калган вакытта урман кисүдә катнаша. Сугыштан соң леспромхозга эшкә урнаша, Пермь крае урманнарында эшли. Аннан лаеклы ялга чыга. Чаллыда 2006 елдан бирле яши. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медальләре, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

#увойнынеженскоелицо,#Япомню, #ЗащитимПамятьГероев16, #Япомню16, #детиРТпомнят

Җомга, 26 февраль 2021, 11:06