Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Тарихи-туган якны өйрәнү музеенда танылган туган якны өйрәнүче, шәһәр тарих музееның һәйкәлләрне саклау буенча өлкән фәнни хезмәткәре, «Яр Чаллы шәһәре энциклопедиясе» җаваплы мөхәррире Билал Канеевның 80 яшьлек юбилее уңаеннан тантаналы чара узды.

 Юбиляр хөрмәтенә котлау сүзләре белән шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, ТРның Атказанган мәдәният хезмәткәре, Яр Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины Гөлзада Рзаева, Социалистик хезмәт герое Радик Җәләев һәм башкалар чыгыш ясады. 

Билал Канеев мәдәни мирасны саклауда һәм музей фондларын туплауда һәйкәлләрне саклау буенча өлкән фәнни хезмәткәр буларак актив катнаша. Өч елдан артык ул шәһәр энциклопедиясен булдыру өстендә эшли. Аларга барлык 1059 бүлек буенча 520дән артык мәкалә язылган.

Җомга, 26 февраль 2021, 11:29