Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген "Нур"яшьләр үзәгендә Татарстан Республикасы студентларының IX конгрессының дискуссия мәйданчыгы ачылды. Катнашучыларны мэр урынбасары Ирина Сәгыйдуллина сәламләде: "Яр Чаллы яшьләргә ярдәм итүгә зур игътибар бирә. Соңгы елларда, республика программаларын гамәлгә ашыру, Татарстан Хөкүмәте һәм Президент Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән уку йортларының һәм яшьләр үзәкләренең матди-техник базасы шактый ныгытылды. «Нур» яшьләр үзәге моның ачык дәлиле булып тора. Биредә яңа креатив киңлекләр, коворкинг зоналар, студияләр һәм остаханәләр булдырылган", - дип билгеләп үтте ул. Конгресс дүрт этапта узачак. Шуларның берсе Татарстан Республикасының барлык районнарын берләштерүче алты территориаль зонада түгәрәк өстәлләр үткәрүне күздә тота, алар кысаларында VIII Конгресс резолюциясе тикшереләчәк, студентлар запрослары ачыкланачак, шулай ук мөһим мәсьәләләр буенча дискуссияләр үткәреләчәк. Мәсьәләләр буенча фикер алышу нәтиҗәләре кысасында түгәрәк өстәлләрдә катнашучылар һәм экспертлар тарафыннан шәһәрнең дискуссия мәйданчыгы резолюциясен формалаштыручы карарлар тәкъдим ителәчәк.

Җомга, 26 февраль 2021, 14:41