Бөек Ватан сугышы ветераны Прасковья Андреевна Строкинаны 100 яшьлек юбилее белән котладылар. Прасковья Андреевна Мамадыш районы Омар авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында Соколка – урман хуҗалыгында эшләгән. Сугыштан соң туган авылы Омар урта мәктәбендә пенсиягә чыкканчы техник хезмәткәр булып хезмәт куйган. 1948 елда кияүгә чыга. Ә 1986 елда гаиләсе белән Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә. Прасковья Андреевна 4 бала тәрбияләп үстергән. Аның 5 оныгы, 7 оныкчыгы һәм 3 оныкчыгының оныкчыгы бар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 26 февраль 2021, 18:10