Бөек Ватан сугышы ветераны Евдокия Осиповна Ремизова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлау сүзләрен Автозавод районы администрациясе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Елена Әлмөхәммәтова җиткерде.
Евдокия Осиповна ТАССРның Тукай районы Олы Шилнә авылында туа. 10 сыйныфны тәмамлый. Сугыш елларында колхоз хуҗалыгында эшли, төрле эш башкара. 1946 елда Белоус бистәсендә урман кисүдә катнаша. Пенсиягә Камаздан китә, каравылда эшли. 1949 елда кияүгә чыга. Ире белән өч бала тәрбияләп үстергән. Ветеранның дүрт оныгы һәм өч оныкчыгы бар. «1941-1945 елларда хезмәт батырлыгы өчен», «Хезмәт ветераны» медальләре белән бүләкләнгән.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 27 февраль 2021, 14:31