Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Роспотребнадзорның Чаллы территориаль бүлеге белгечләре тарафыннан белем бирү учреждениеләрен, җәмәгать туклануы, сәүдә предприятиеләрен, почта бүлекләрен, даруханәләрне, сәнәгать предприятиеләрен, югары уку йортларын, медицина оешмаларын, ягулык салу станцияләрен, автосалоннарны эпидемиягә каршы чараларны үтәү буенча тикшерү дәвам итә.

Шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев узган атнада башкарылган эшләр турында сөйләде: "Атна кыска булды, шуңа да карамастан, без 49 субъектны: ике азык-төлек сәнәгате предприятиесен, сигез сәүдә предприятиесен, ике мәктәп, ике балалар бакчасы, ике чәчтарашханәне тикшердек. Субъектлар буенча беркетмәләр юк иде, кисәтүләр белән чикләндек. Сезнең йөкләмә нигезендә «Ремжилстрой» идарәче компаниясенең 17/09, 17/01, 7/22, Электротехников ИКнең 7/22 йорты, "Киләчәкне төзибез" ИКнең 37/01, 36/6/1, 35/6/2 торак йортлары тикшерелде. Эпидемиягә каршы чаралар үтәлә. Прокуратура белән берлектә мәктәпләр һәм балалар бакчалары тикшерелде. Су булмаган балалар бакчасында ремонт оешмалары тарафыннан барлык кирәкле эшләр башкарылды. 52 нче балалар бакчасында кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү яңадан торгызылды".

Наил Мәһдиев «Челныводоканал»ны аварияне бетерүдә вакытны сузган өчен тәнкыйтьләде:" Мондый аварияне бетерү буенча норматив срок 12-14 сәгать. Алар 40 сәгать шөгыльләнделәр, бу нормативтан югарырак. Прокуратура тиешле чаралар күрәчәк. Без «Челныводоканал» белгечләренең югары компетенциясендә бер дә шикләнмибез", —диде ул.

Дүшәмбе, 1 март 2021, 09:42