Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Хәзерге вакытта Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең лабораториядә расланган 1 901 очрагы теркәлгән. Бүген 48 кеше медицина күзәтүе астында тора, шуларның 33е – элемтә нәтиҗәсендә инфекция йоктырган. 7 866 кеше, авыру билгеләре булмау һәм күзәтү вакыты бетү сәбәпле, медицина исәбеннән төшерелгән.

Шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев хәбәр иткәнчә,12 меңнән артык чаллылы коронавирустан прививка ясаткан: «КАМАЗда вакцинацияне дәвам итәбез. Медицина кабинетлары булган барлык предприятиеләргә дә без чыгарга әзер. Хәзер без вакцинацияне мәгариф идарәсе белән берлектә оештырабыз».

Наил Мәһдиев шәһәр предприятиеләрендә вакцинация оештыру эшен дәвам итәргә кушты: "Предприятие җитәкчеләре белән поликлиника челтәренә йөкләнешне киметү өчен җыелырга һәм сөйләшергә кирәк, чөнки анда кешеләр башка мәсьәләләр буенча бара. Бу эре предприятиеләргә, бюджет өлкәсе учреждениеләренә кагыла. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында медпунктлар бар. Алар барысы да җиһазландырылган".

Дүшәмбе, 1 март 2021, 09:44