2020 елда Яр Чаллыда барлык дәрәҗәдәге бюджетларга салым керемнәре 62,7 млрд сум тәшкил иткән, бу 2019 ел белән чагыштырганда 13% ка күбрәк. Федераль бюджетка 42,7 млрд сум акча мобилизацияләнгән, республика бюджетына – 15,8 млрд сум, шәһәр бюджетына - 4,2 млрд сум. Шәһәр бюджетына керемнәрнең үсеше 123 млн сум тәшкил иткән, ягъни 2019 ел дәрәҗәсенә карата 103%. Бу хакта Чаллы салым хезмәте башлыгы Диана Сагетдинова хәбәр итте.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 1 март 2021, 10:34