Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2021 нче елның 15 нче апреленә кадәр Яр Чаллы социаль иминият фондының теркәлү урыны буенча филиалында исәптә торучы иминиятләштерүчеләргә икътисадый эшчәнлекнең төп төрен раслау һәм производствода бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан мәҗбүри социаль иминиятләштерү тарифын билгеләү өчен мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Социаль иминият фонды шуны кисәтә: икътисадый эшчәнлекнең төп төрен раслау өчен мөрәҗәгать булмаса яки мөрәҗәгать итүнең вакыты чыккан очракта, оешмага иминият взносларының максималь тарифы билгеләнәчәк.

Икътисадый эшчәнлекнең төп төрен раслау буенча дәүләт хезмәтен электрон рәвештә алырга мөмкин: социаль иминият фонды шлюзы аша, таныклаучы үзәкнең программалы тәэмин ителешен кулланып www.docs.fss.ru; дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы аша: www.gosuslugi.ruиминләштерүченең шәхси кабинетында www.lk.fss.ru.

Барлык кызыксындырган сораулар буенча 71-38-35, 70-70-18 телефоннары, шулай ук филиалның электрон адресына мөрәҗәгать итәргә мөмкин: f9@ro16.fss.ru

Дүшәмбе, 1 март 2021, 13:00