2 мартта Татарстанда төнлә һәм көндез урыны белән буран көтелә, күз күреме 1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк булган буран, көчәйгәндә секундына 15-17 метрга кадәр көчле җил фаразлана.
Чаллыда болытлы һава көтелә, төнлә аязучан. Иртән һәм көндез кар, юеш кар, буран булырга мөмкин. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, төнлә урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр, көндез 17 метрга кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы -20..-25˚, иртән -14..-19˚, максималь һава температурасы -3..-8˚. Юлларда бозлавык.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 1 март 2021, 15:58