Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыга пандемия нәтиҗәсендә кертелгән чикләүләр үткәннән соң, L ' arte del arco IX Халыкара фестивале әйләнеп кайта.Тугызынчы " L 'arte del arco" фестивале программасы covid-19 пандемиясе белән бәйле чикләүләрне исәпкә алып формалаштырылды. Быел афишада Мексика скрипкачысы Альфредо Рейес Логуновадан кала, Россия башкаручыларының исемнәре дә бар.

19 мартта Орган залында узачак фестиваль концертына Гайк Казазян (скрипка, Россия) һәм Борис Андрианов (виолончель, Россия) киләчәк. Программада Чайковский, Веня, Сен-Санс әсәрләреннән  Алексей Шор иҗат итүендә музыкаль композицияләр яңгыраячак. Шор L ' arte del arco композитор-резиденты булып тора. Аның әсәрләрен күп кенә әйдәп баручы музыкантлар башкара. Ул иҗат иткән музыкаль әсәрләр «Граммофон» премиясен тапшыру тантанасында яңгырый, Warner Classics, Decca һәм Sony дискларына языла. Композиторның әсәрләре белән концертлар Medici.TV Mezzo һәм Euronews телеканалларында трансляцияләнде. Кайбер әсәрләр Яр Чаллыда беренче тапкыр яңгыраячак.

Чакырылган солистлар яшь музыкантлар өчен бушлай мастер-класслар бирәчәкләр. Фестиваль ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән үткәрелә. L ' arte del arco фестивале ел саен Татарстанда март аенда уза. Аны Рөстәм Абязов җитәкчелегендә La Primavera Казан камера оркестры оештыра. 

Сишәмбе, 2 март 2021, 16:23