Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Сары, кызыл, шәмәхә, ак лалә чәчәкләре Голландиядә гына түгел, ә Яр Чаллыда да үсә. Бүген «Горзеленхоз» теплицаларында төрле төстәге лаләләрнең җиде сортын үстерәләр. Суганчаларны быел гыйнварда утырта башлаганнар.

«Без 10 гыйнварда, температура +5 градус булганда утырта башладык, 14 көннән температураны 9 градуска кадәр күтәрдек, чөнки лалә суганчаларының үсеше башлана, алга таба температураны арттырабыз», – дип сөйли «Горзеленхоз» ның баш чәчәк үстерүчесе Елена Чемерчева.

Чаллыда үстерелгән лалә чәчәкләренең биеклеге 40тан алып 60 см га кадәр җитә. "Горзеленхоз" предприятиесе директоры Азамат Вильданов сүзләренә караганда, барлык продукция сатылган инде.

«Хәзерге вакытта гомуми мәйданы 1 га булган 10 теплица эшли. Быел аларның санын 13кә кадәр арттырырга планлаштырабыз», - дип планнар белән уртаклашты ул.

 Шәһәр проспектлары да «Горзеленхоз» предприятиесе игътибарыннан читтә калмаячак. Чәчү бүлегендә урамнарны бизәү өчен чәчәкләр утыртылган. Быел 1 млн 200 мең чәчәк утыртырга планлаштыралар - бу узган ел белән чагыштырганда ике тапкыр күбрәк. Бу лалә чәчәкләре генә түгел, ә  петуния, колеус, пеларгония, виола, тагетес һәм башка чәчәкләр. Аларны шәһәр проспектларына 9 майга якынрак утырта башлаячаклар.

«Горзеленхоз» теплицаларында ел әйләнәсе 30 төр чәчәк үстерәләр.

Сишәмбе, 2 март 2021, 16:20