Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәренең «Этюд» спорт мәктәбендә шахмат буенча "Ак Ладья" Татарстан Республикасы Беренчелеге узды. Ярышларда Татарстанның тугыз шәһәреннән һәм районыннан 12 мәктәп командасы катнашты. Алар Яр Чаллы, Казан, Түбән Кама, Чистай, Бөгелмә, Минзәлә, Менделеевск, Баулы һәм Актаныш укучылары.

Турнир нәтиҗәләре буенча Казанның 18 нче санлы мәктәп командасы җиңү яулады. Билгеләп үтик, алар узган елгы уңышын кабатлады. Көмеш медальгә Бөгелмә шәһәренең 2 нче лицее укучылары лаек булды. Өченче урында - Яр Чаллы шәһәренең 26 нчы гимназия командасы.

Турнирның приз фонды Татарстан Республикасы шахмат Федерациясе һәм Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты тарафыннан тәэмин ителде. 

Чәршәмбе, 3 март 2021, 09:17