Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстанда «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе инициативасы белән Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «У войны не женское лицо»» дигән социаль-гуманитар проект старт алды. Проект Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм җиңүгә зур өлеш керткән тыл хезмәтчәннәре турында сөйли.

Шәһәр Советы депутатлары үз округларындагы гражданнарга актив ярдәм күрсәтәләр. Халыкара хатын-кызлар көне белән Автозавод районы ветераннары котлаулар кабул итә. Якынлашып килүче бәйрәм белән тыл хезмәтчәннәре Александра Михайловна Стерлядева, Кәрим Мөнир кызы Мингазова һәм Замирә Ибраһим кызы Минапованы котладылар. Бүген шәһәр Советы депутаты Эдуард Панфилов аларга истәлекле бүләкләр тапшырды.

Чәршәмбе, 3 март 2021, 09:22