Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2021 елның 1 апреленә кадәр Росстат Россия Федерациясенең барлык төбәкләре буенча кече бизнесның икътисадый исәбен алып барачак. Кече бизнесны икътисадый исәпкә алу биш елга бер тапкыр уздырыла һәм барлык юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр өчен «Россия Федерациясендә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турында» 2007 елның 24 июлендәге 209-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә мәҗбүри булып тора.

Анкетаны электрон рәвештә дәүләт хезмәтләре бердәм порталы ярдәмендә тутырырга була. Хезмәттән файдалану өчен түбәндәге адреслар буенча мөрәҗәгать итегез:

https://www.gosuslugi.ru/10065/1 –  форма №1-эшмәкәр (расланган хисап язмасы булганда);

https://www.gosuslugi.ru/10065/2– форма № МП-СП ( расланган хисап язмасы һәм электрон имза булганда);

https://www.gosuslugi.ru "2020 ел өчен кече һәм урта бизнесны икътисадый исәпкә алу" - хезмәт күрсәтүне сайлау.

Чәршәмбе, 24 март 2021, 16:02