Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

4 апрельдә Яр Чаллыда татарча көрәш буенча «Көрәш» Берләштерелгән XII Бөтенроссия мөселманнарының ачык турниры һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте кубогына армспорт ярышлары узачак. Ул Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышлана. Ярышлар «Витязь» спорт комплексында узачак.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте кубогына турнир – мөселман спортчыларын актив һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару буенча бердәм идея белән берләштерүче ел саен уздырыла торган ярышлар. Һәр үлчәү категориясендә җиңүчеләр дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнә, ә җиңүче команда – ТР мөселманнары Диния нәзарәте кубогы белән. Иң кыйммәтле приз – Умра хаҗына юллама беренче урыннарны яулаучылар арасында жирәбә салу юлы белән уйналачак.

Көрәшләрдә тиешле физик әзерлек дәрәҗәсе булган һәм намаз уку кагыйдәләрен белүгә тест узган 18 яшьлек мөселманнар катнаша ала. Көрәш – 65, 75, 85, 95, 105 һәм 105 кг нан югары үлчәү категориясендә, армрестлинг 70, 85 һәм 85 кг дан югары үлчәү категориясендә үтәчәк.

Исегезгә төшерик, узган турнирда 116 спортчы катнашты, шул исәптән 12 спорт мастеры һәм Татарстанның 25 шәһәр һәм районыннан, шулай ук Башкортстан, Удмуртия, Оренбург һәм Самарадан 11 спорт мастерлыгына кандидат. Төп призны Яр Чаллыдан Данил Хәйриев алды. Ул татарча көрәш буенча турнирда 85 кг га кадәр үлчәүдә җиңде. ТР мөселманнары Диния нәзарәте кубогына Яр Чаллы командасы лаек булды.

Дүшәмбе, 22 март 2021, 12:46