Хәзерге вакытта Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең лабораториядә расланган 1 913 очрагы теркәлгән. Күрсәткеч 100 мең кешегә 358,2 тәшкил итә, бу республика күрсәткеченнән 23,1%ка түбәнрәк. «Бүгенге көндә без ситуацияне шактый тотрыклы дип бәялибез. Провизор госпиталенә мөрәҗәгатьләр шулай ук тотрыклы дәрәҗәдә кала. Округ буенча 450-470 кеше дәвалана. Бу сан динамик рәвештә үзгәрә, пациентларның килүенә һәм чыгарылуына бәйле. Хәзерге вакытта биш кеше ИВЛда кала» - дип хәбәр итте шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев.
Яр Чаллыда коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә. Хәзерге вакытта Чаллыда яшәүче 13 меңнән артык кеше прививка ясаткан.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 4 март 2021, 14:14