РФ президенты Владимир Путин, Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев, мэр урынбасары Ирина Сәгыйдуллина, Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераннары Тюлякова Валентина Ивановна һәм Салихҗанов Тәлгать Салихҗан улы 90 яшьлек юбилейлары уңаеннан котлаулар кабул иттеләр. Котлауларга Шәһәр Советы депутатлары Эдуард Шаронов һәм Әхәт Галәветдинов та кушылды.
1989 елда Яр Чаллыга күчеп килә. Ике бала тәрбияләп үстергән, ветеранның өч оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.
Тюлякова Валентина Ивановна ТАССРның Алабуга районы Полянка авылында туа. 12 яшеннән колхозда төрле эшләрдә эшләп йөри башлый. 1949 елда кияүгә чыга. 1958 елда Казахстан ССРның Семипалатинск шәһәренә күчеп килә, анда ашханәдә пешекче булып эшли. 1965 елда гаилә Менделеевск шәһәренә күчеп килә. Анда Валентина Ивановна Карпов исемендәге химзавод ашханәсендә пешекче булып хезмәт куя. 1974 елда Яр Чаллыга кайта, анда пенсиягә чыкканчы ашханә һәм ресторан трестында пешекче булып эшли.
Өч бала тәрбияләп үстергән, ветеранның сигез оныгы һәм тугыз оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 4 март 2021, 16:34