РФ Президенты Владимир Путин, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераннары Антонина Степановна Пшеничникова һәм Татьяна Фомовна Минеева 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар алдылар. Котлауларга Дәүләт Советы депутаты Олег Николаев, Шәһәр Советы депутаты Флера Андреева, ТИҮ рәисләре Мәдинә Мөхәммәтҗанова, Елизавета Глухова һәм ветераннар Советы вәкиле Наталья Лаптева да кушылды.
Антонина Степановна Пшеничникова Киров өлкәсенең Дубровка авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында туган колхозында төрле эшче булып эшли.1960 елда Красноярск шәһәренә күчеп килә, анда ул «КрасМаш» заводының парткомында эшли, кичләрен институтта укыта. 1973 елда Яр Чаллыга кайта. Биредә ул 34 нче һәм 17 нче мәктәпләрдә педагогик эшчәнлеген дәвам итә, рус теле һәм әдәбияты укыта. Антонина Степановна ике бала тәрбияләп үстергән, өч оныгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 5 март 2021, 16:01