Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Дәүләт Думасы депутаты, икътисад, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина Яр Чаллыда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.

"Бүген иртә таңнан ук волонтерлар белән бергә без хатын-кыз Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен котлыйбыз. Безгә тынычлык һәм тормыш бүләк иткән кешеләр белән аралаша алуыма  шатлык хисләре кичерәм!"- дип билгеләп үтте парламентарий.

«У войны не женское лицо…» социаль-гуманитар проекты Татарстан Республикасында «Мәрхәмәт - Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе инициативасы белән тормышка ашырыла һәм патриотизм тәрбияләүгә, Бөек Ватан сугышында катнашучы хатын-кызларның батырларча үткәне турында хәтерне саклауга юнәлдерелгән. Проект кысаларында сугыш елларында хатын-кызларның батырлыкларын саклап калуга юнәлдерелгән чаралар уза, парламентарийлар, Башкарма һәм муниципаль хакимият органнары вәкилләре сугышта катнашучы хатын-кызлар, һәлак булган сугышчыларның тол хатыннары, тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары белән очраша һәм кирәкле ярдәм күрсәтә. Моннан тыш, фотокүргәзмәләр, балалар иҗат эшләре конкурслары, гаилә архивларының документларын һәм материалларын муниципаль һәм дәүләт архивларына тапшыру оештырылды.

Җомга, 5 март 2021, 17:04