Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сараенда  8 нче мартка багышланган бәйрәм концерты узды. Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан оештырылган тантаналы чарага Бөек Ватан сугышы ветераннары, хезмәт ветераннары, күп балалы аналар, табиблар, педагоглар, сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре чакырылган иде.

Залда утыручы хатын-кызларны якынлашып килүче бәйрәм белән Чаллы мэры Наил Мәһдиев котлады. «Шәһәр җитәкчелеге, депутатлар корпусы һәм барлык ир-атлар исеменнән сезне иң көтеп алынган, иң нәфис бәйрәм – 8 Март белән котларга рөхсәт итегез. Яр Чаллы хатын-кызлары үзенчәлекле хатын-кызлар. 70 нче елларда  яшьлекләренең иң чәчәк аткан чакларында алар бирегә килеп, Каманың буш ярларында ак кала һәм КАМАЗ барлыкка килсен өчен, бөтен талантларын һәм күңел җылысын куялар. Бүген, бәйрәм алдыннан, мин беренче төзүче хатын-кызларыбызга зур рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә! Әйдәгез, беренче төзүче хатын-кызларыбызны алкышларга күмик. Алар моңа лаек», - диде ул.

Наил Мәһдиев сәламәтлек саклау һәм мәгариф өлкәсендә эшләүче чаллылыларның аерым ролен ассызыклады: «Безнең шәһәр хатын-кызларының хәзерге буыны, минем карашка, иң катлаулы тормыш имтиханы узган катлаулы шартларда үтте. Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре ул безнең заман геройлары. Аларга кешеләрне коткарырга туры килде. Бу бөек миссияне хатын-кызлар намус белән башкардылар. Мәгарифтә эшләүче хатын-кызлар яңа заман чакырулары белән очрашкан. Педагоглар Чаллы балалары бу катлаулы шартларда тирән белем ала алсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләделәр. Бу безнең укытучыларыбызның тырышлыгы һәм күңел җылысы нәтиҗәсендә мөмкин булды».

«Безнең әниләребезгә һәм әбиләребезгә аерым рәхмәт сүзләре. Без сезне барыбыз да бик яратабыз, хөрмәт итәбез һәм сезнең белән горурланабыз. Бәйрәм белән сезне, кадерле хатын-кызлар! Бәхет, мәхәббәт, күңел җылысы һәм иң изге теләкләремне юллыйм», - дип өстәде Наил Мәһдиев.

 Котлауларга Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина да кушылды. Ул шулай ук хатын-кызларны җылы сәламләде. «Без барыбыз да төрле булуга карамастан, безне мәңгелек хатын-кыз кыйммәтләре балалар, гаилә, йорт берләштерә. Чын күңелдән сезнең яратылып яшәвегезне, бәхетле булуыгызны телим», - диде ул.

Яр Чаллының гүзәл яртысына багышланган концерт программасында шәһәрнең танылган иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар катнашты.

Җомга, 5 март 2021, 17:41