Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Чаллыга эш визиты белән Башкортостан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Айбулат Хажин килде. Ул 11 нче мәктәптә булды, аның базасында башкорт телен өйрәнү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл узды. Биредә, якшәмбе мәктәбе кысаларында, бөтен шәһәрдән укучылар башкорт телен өйрәнәләр.

Түгәрәк өстәл эшендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова, Яр Чаллы шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин катнашты.

 Визит барышында мәктәп буенча экскурсия үткәрелде. Кунаклар сугышчан дан музеенда, этнография музеенда, шулай ук башкорт теле буенча дәрес узган башкорт теле кабинетында булдылар.

Айбулат Хажин якшәмбе башкорт мәктәбенең актив катнашучыларын дипломнар белән бүләкләде.

Җомга, 5 март 2021, 17:12