Яр Чаллыда 13 мартта бер үк вакытта өч шәһәр мәйданчыгында 11:00 сәгатьтән "Масленица" бәйрәме башланып китә. Күңелле бәйрәм программасы Азатлык мәйданында, Җиңү паркында һәм ГЭС бистәсенең Мәдәният һәм ял паркында узачак.
Чара программасында халык уеннары, төрле конкурслар, әйлән-бәйлән, җырлар һәм биюләр, иҗат коллективлары чыгышы. Бәйрәмнең кульминациясе карачкыны яндыру булачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 12 март 2021, 16:19