Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2021 нче елда 9 һәм 11 нче сыйныф укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү тәртибендәге үзгәрешләр турында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сөйләде. 11 нче сыйныфны тәмамлаучыларга урта белем турында аттестат алу өчен рус теле һәм математика буенча дәүләт чыгарылыш имтиханы да җитә. Медальгә дәгъва кылучы укучыларга имтиханнарны бик яхшы билгеләренә тапшырырга кирәк.

Югары уку йортларына укырга керергә җыенучы узган еллардагы чыгарылыш сыйныф укучылары һәм БДИны вакытыннан алда тапшырырга әзер булган унынчы сыйныф укучылары өчен бердәм дәүләт имтиханын үткәрәчәкләр. 10 нчы сыйныф укучылары теләге буенча БДИны 10 нчы сыйныф ахырында, шул исәптән география буенча тулы күләмдә үзләштерелә торган фәннәр буенча тапшыра алалар. Теләсә кайсы башка фән буенча БДИны бер елга алданрак тапшыру өчен, шәхси уку планы булган очракта, бу фәнне алдан өйрәнүне төгәлләргә кирәк.

«Балалар географияне тапшыра ала, чөнки география 10 сыйныфта тәмамлана, предмет тулы цикл белән тәмамланган очракта, аның буенча имтихан тапшырырга ярый. Әгәр экстерн белән, индивидуаль программа буенча укыйлар икән, шулай ук 10 нчы сыйныфтан соң имтихан тапшыру рөхсәт ителә. Әмма без укучыларны БДИ белән мавыктыру тарафдарлары түгел, чөнки аларга барлык фәннәр буенча тулы цикл үтәргә кирәк», – дип хәбәр итте Илсур Һадиуллин.

Коронавирус таралу куркынычын киметү өчен, 2021 елда тугызынчы сыйныф укучылары өчен дәүләт йомгаклау аттестациясен гадиләштерелгән кагыйдәләр буенча оештыралар.

"Тугызынчы сыйныф укучылары уку-укыту предметны сайлау буенча тапшырмаячак. Төп гомуми белем турындагы аттестатларны алар ике мәҗбүри фән: рус теле һәм математика буенча дәүләт аттестациясен тапшырып ала ачаклар", - дип ассызыклап үтте Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры.

Информатика буенча БДИ сайлаган укучыларны яналык көтә: имтихан беренче тапкыр компьютер артында узачак. Шуңа да карамастан, Татарстанда информатика буенча БДИда катнашучылар саны ике тапкыр арткан һәм 600 кешене тәшкил итә.

"Без хәзер җиһазлар сатып алабыз, информатика буенча компьютер аша БДИ узачак аудиторияләрне җиһазлыйбыз. Бу компьютерлар, сканерлар, принтерлар. Барлык шартларны да имтихан башланганчы булдырачакбыз. Имтиханны мондый формада сынап карау өчен дә шартлар тудырылган", - дип сөйләде Мәгариф һәм фән министры. 

Моннан тыш, биология буенча БДИ озынлыгы 210 минуттан 235 минутка кадәр артты. Укучыларга имтиханда 25 минутка күбрәк вакыт биреләчәк. 

"Рус телен һәм профильле дәрәҗәдәге математиканы БДИда катнашучыларның күпчелеге сайлаган. Рус телен 16 меңнән артык кеше, математиканы 10 меңнән артык кеше тапшырачак. Сайлау фәннәре арасында җәмгыять белеме һәрвакыт лидер булып кала-6 617, бу гомуми санның 37% ын тәшкил итә. Икенче урында табигый-фәнни цикл предметлары: физика, химия, биология. 2020 ел белән чагыштырганда физика буенча БДИда катнашучылар саны 228 кешегә кимеде, шулай ук география, немец теле буенча имтихан тапшырырга теләүчеләр санының кимүе күзәтелә", - дип билгеләде Илсур Һадиуллин.

Сишәмбе, 9 март 2021, 14:00