Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Картиналар галереясенең кече залында Чаллы рәссамы-графигы, Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, халыкара сынлы сәнгать ассоциациясе әгъзасы - Лилия Мостафина - Хаҗиеваның юбилей күргәзмәсе ачылды. Экспозиция «Мәхәббәт уты»дип атала.

Лилия Мостафина-Хаҗиева 1971 елның 7 мартында Чиләбе өлкәсенең Магнитогорск шәһәрендә туа. 1997 елда Магнитогорск дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Рәссамның профессиональ үсешендә Яр Чаллы шәһәренең 1 нче балалар сәнгать мәктәбендә төп дисциплиналар – рәсем, сәнәгать, композиция буенча педагог сыйфатында эшләү мөһим адым булып тора.

Күргәзмәдә төрле жанрдагы 50 эш тәкъдим ителгән. Ул 21 мартка кадәр дәвам итәчәк.

Җомга, 12 март 2021, 09:52