Бүген «Омега» сәүдә үзәгендә коронавирустан вакцинацияләү башланды. Барлык теләүчеләр прививканы көн саен 13:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр ясата алалар. Бу хакта шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев атналык матбугат конференциясе барышында хәбәр итте. "18 яшьтән өлкәнрәкләр, табиб тикшерүеннән соң, сәламәтлекләре буенча тиешле кимчелекләр булмаганда, прививка ясата ала. Алга таба нәтиҗәлелеккә карап, без вакцинация сәгатьләрен арттыру һәм өстәмә пунктларны оештыру мөмкинлеген караячакбыз", - дип билгеләп үтте Александр Николаев.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 12 март 2021, 09:54



