Козьма Минин исемендәге Түбән Новгород дәүләт педагогика университетында “Россия - мөмкинлекләр иле” президент платформасына кергән “Киләчәк укытучысы. Студентлар” һөнәри конкурсының ярымфиналы узды. Конкурс сынаулары 9 марттан 11 мартка кадәр өч көн дәвамында барды.
Идел буе федераль округыннан конкурсның ярымфиналына дистанцион тест үткәрү этабында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән 100 студент чакыру алган. Татарстаннан – 18 кеше чакырылган. Аларның сигезе – Яр Чаллы педагогика университеты студентлары.
Чаллылылар үзләренең методик һәм психологик-педагогик белемнәрен һәм команда булып эшләү күнекмәләрен югары дәрәҗәдә күрсәттеләр.
Татарстаннан финалга җиде кеше чыкты, аларның дүртесе – НГПУ студентлары: Евгений Яровиков (тарих-география факультеты), Чулпан Газизова (филология факультеты), Алинә Шәйхаттарова (педагогика һәм психология факультеты), Тимур Карпов (тарих-география факультеты).
Конкурсның финалы быел апрель аенда Сочида узачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 12 март 2021, 11:49