Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Лирүзә Гаяз кызы Байкиева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул Казан шәһәрендә хезмәткәрләр гаиләсендә туа. Сугыш башланганда өченче сыйныфта укый. Яшь булуына карамастан, фронтка ярдәм итү буенча чараларда актив катнаша. Сугыштан соң Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын, филолог квалификациясен алып, кызыл диплом белән тәмамлый.Хезмәт эшчәнлеген Саба урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып башлаган. Соңрак Алабуга дәүләт педагогия институтында укыта. 1980 елда гаиләсе белән Яр Чаллыга күчеп килә. Лирүзә Гаяз кызы әдәбият кафедрасы доценты исеменә лаек. 

1986 елда Комсомол районы депутатлар Советына депутат итеп сайлана. Ветеран «Россия Федерациясенең югары һәм һөнәри белем бирү буенча мактаулы хезмәткәре» билгесенә лаек булды. Юбилярны Россия президенты Владимир Путин һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы администрациясе башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова һәм Шәһәр Советы депутаты ярдәмчесе Эдуард Панфилова котлады.

Җомга, 12 март 2021, 14:57