Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях
Бүген Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Василий Михайлович Андронов үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Василий Михайлович Горький өлкәсенең Сосновское районы Сосновское эшчеләр поселогында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. Сосновское урта мәктәбенең 7 сыйныфын тәмамлый. Сугыш вакытында колхозда ат караучы булып эшли, бөтен эшне башкара. 20 яшендә Совет Армиясе сафларына алына, өч ел элемтәче булып хезмәт итә. Армиядән соң 1956 елда өйләнә, 1966 елда Сосновское технология техникумына укырга керә. Аннары гади эшче булып Литвинов исемендәге заводка урнаша. 1973 елда бүленеш буенча Яр Чаллыга күчеп килә, "КАМАЗ"ның яңа ремонт-инструменталь заводында хезмәт куя. Шул оешмадан лаеклы ялга чыга. Бәхетле гаиләдә хатыны белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген ветеранны дүрт оныгы һәм биш оныкчыгы сөендерә. «1941-1945 елларда хезмәт батырлыгы өчен», «Хезмәт ветераны» медальләре белән бүләкләнгән. Юбилярны Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы администрациясе башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова һәм Шәһәр Советы депутаты Эдуард Панфиловның ярдәмчесе Ришат Ибәтуллин котлады.
Шимбә, 13 март 2021, 09:51