1 нче марттан эшсезләр саны 208 кешегә кимегән, ә вакансияләр саны 100гә арткан. Әлеге мәгълүматларны «Рәсәй эше» кадрлар үзәге директоры урынбасары Жанна Хәйрова җиткерде.
Хәзерге вакытта Яр Чаллыда эшсезләр сыйфатында 2 866 кеше теркәлгән. 2021 ел башыннан бирле эш эзләү өчен 2 162 кеше мөрәҗәгать иткән. Ел башыннан 1 423 кеше эшкә урнаштырылган, шуларның 211е март аенда. Яр Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе 1,2% тәшкил итә. Республикада теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 1,5% тәшкил итә.
Бүген Яр Чаллы кадрлар үзәгенең мәгълүматлар базасында 6 166 вакансия бар. Шәһәрнең 935 предприятиесе «Россиядә эш» порталында теркәлгән.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 15 март 2021, 10:32