Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Тантаналар сараенда сәнәгатьнең төрле тармакларында эшләүче чаллылыларга Россия һәм республика бүләкләрен тапшыру тантанасы булды. Бүләкләрне шәһәр мэры Наил Мәһдиев тапшырды.

Чарада катнашучыларны сәламләп: «Кызганычка каршы, соңгы вакытта пандемия нәтиҗәсендә, шатлану өчен сәбәпләр бик үк күп булмады. Шулай да, гражданнарыбыз, дәүләт һәм республика җитәкчеләре, хезмәт коллективлары тырышлыгы белән хәлләр тотрыклы була бара. Һәм бүген, биредә җыелып, безнең шәһәр хуҗалыгының төрле тармакларында эшләүче чаллылыларга дәүләт бүләкләрен тапшыру мөмкинлегебез бар.

Иң беренче чиратта, рәхмәт сүзләрен һәм чиксез хөрмәтебезне сәламәтлек сагында торучылар: табиблар, шәфкать туташлары, фельдшерлар, санитаркаларга, шулай ук Яр Чаллы шәһәрендә яшәеш нормаль хәлдә булсын өчен һәр көнне зур эшләр башкарган барлык кешеләргә җиткерәбез. Медицина хезмәткәрләре – бүгенге заман геройлары, дип гел кабатлап торабыз һәм торачакбыз да. Гражданнарыбызның тормышын һәм сәламәтлеген саклап калу өчен сез күп көч куйдыгыз. Без барыбыз да бергә бик катлаулы хәлдә калдык, ләкин төп ударны сәламәтлек саклау системасы үз өстенә алды. Сезнең тырышлык, көндәлек намуслы хезмәтегез нәтиҗәсендә безнең дәвалау-профилактика учреждениеләре бу сынауны кыю үтте һәм үтә. Бүген сезгә югары дәүләт бүләкләре тапшыру миңа зур канәгатьлек хисе бирә. Илебез Президенты Владимир Владимирович Путин Россия Федерациясенең, шул исәптән Яр Чаллы шәһәренең сәламәтлек саклау хезмәткәрләре эшенә югары бәяне очраклы гына бирмәде.

Башка эшчәнлек өлкәсе вәкилләре дә, һичшиксез, медицина хезмәткәрләре белән беррәттән намуслы хезмәт башкаралар. Алар: төзүчеләр дә, КАМАЗ эшчеләре дә, бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре, сәнәгать предриятиеләрендә эшләүчеләр, кече һәм урта бизнес вәкилләре дә. Объектив кыенлыкларга да карамастан, Яр Чаллы бер генә социаль проектны да, бер генә программаны да туктатмады. Без торак һәм юллар төзүне, спорт һәм мәдәният объектларын яңарту, сафка бастыруны, балалар бакчаларын һәм яшьләр үзәкләрен ремонтлауны дәвам иттердек. Без Татар дәүләт драма театры, Боз сарае, бассейн, футбол манежы биналарын файдалануга тапшырдык. Болар барысы да – безнең шәһәр предприятиеләренең үз бурычларын үтәү өстендә намус белән хезмәт куюлары нәтиҗәсе. Шуңа күрә без бүләкләрне шулай ук төзүчеләргә, муниципаль учреждение хезмәткәрләренә һәм сәнәгать предприятиеләре вәкилләренә дә тапшырабыз.

Сезнең һәммәгезне чын күңелдән лаеклы бүләкләрегез белән котлыйм. Без сезнең барыгыз белән дә ихлас горурланабыз һәм сезгә карап сокланабыз. Бу үтә дә җитди, катлаулы вакытта сез нәтиҗәле эшләдегез, яхшы җитештерү күрсәткечләренә ирештегез. Шәһәребезнең яхшы сыйфатлы яшәеше, аның социаль һәм икътисадый иминлеге сезнең һәркайсыгызның эш нәтиҗәләреннән барлыкка килә, шәһәрнең, республиканың һәм бөтен илебезнең алга таба да чәчәк атуына ышанычлы нигез булдыру да сезнең тырышлыктан тора, - диде Наил Мәһдиев, барысына да ныклы сәламәтлек, чиксез сабырлык һәм түземлек теләп. «Сабыр төбе - сары алтын, дип, халык бик белеп әйтә» - дип тә өстәде шәһәр мэры һәм бүләкләүләр тантанасына күчте.

Сишәмбе, 16 март 2021, 17:59