Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында дәүләт социаль ярдәме, шул исәптән социаль контракт нигезендә күрсәтү турында» 2014елның 2 сентябрендәге 635 номерлы карары кысаларында дәүләт социаль ярдәме аз керемле гаиләләргә һәм аз керемле ялгыз яшәүче гражданнарга күрсәтелергә мөмкин.Аларның үзләренә бәйле булмаган сәбәпләр аркасында:

- җан башына уртача керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк. Хезмәткә яраклы халык өчен – 10622 сум, пенсионерлар өчен – 8423 сум, балалар өчен – 9995 сум.

-гаилә милкендә бер торак бүлмә– бер кешегә 40 кв.м.дан артык түгел, ике һәм аннан да күбрәк кешегә торак бүлмә бер кешегә 23 кв.м. дан артык түгел.

Әгәр граждан социаль контракт төзесә һәм эшкә урнашса, хезмәт хакына өстәмә рәвештә 4 ай эчендә ай саен 10294 сум алачак.

Граждан мәшгульлек үзәгендә теркәлгән очракта, 10294 сум күләмендәге беренче түләү бер ай эчендә автомат рәвештә күчереләчәк.

Гаризаны ике ысул белән бирергә мөмкин:

1. «ТР Дәүләт хезмәтләре» порталы аша язылырга;

2. Яр Чаллы шәһәре, Яңа шәһәр, Солнечный бульвары, 6 (17/11) йорт адресы буенча шәһәрнең социаль яклау идарәсенә мөрәҗәгать итәргә.

Өстәмә мәгълүмат өчен телефоннар: 52-42-76; 52-47-10

Чәршәмбе, 17 март 2021, 12:08