Яр Чаллыда Шәһәр Советының VI утырышы булды, анда депутатлар 12 мәсьәләне карап тикшерде.
Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә муниципаль берәмлекнең 2020 елгы бюджет үтәлеше турында булды. Әлеге темага доклад белән Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары, финанс идарәсе башлыгы Светлана Мулюкова чыгыш ясады.
Ул билгеләп үткәнчә, керемнәрнең үз вакытында килүе шәһәр бюджет өлкәсенең барлык тармакларын финанслауны тәэмин итәргә мөмкинлек бирде. Бюджетның икътисадый структурасында 69 % - хезмәт хакы түләүгә, 11 % - торак-коммуналь хуҗалыкка һәм милли сәясәткә, 6 % - коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә һәм муниципаль учреждениеләр милкен тотуга, 4 % - мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләрендә балаларны тукландыруга, ата-аналар түләвенең бер өлешенә компенсация түләүләрен һәм ятим балаларны тәрбияләүгә айлык акчалата түләүләрне финанслауга туры килә.
Бюджет структурасында гомуми чыгымнарның 70%ы мәгариф өлкәсенә туры килә, шул исәптән: мәктәпкәчә белем алуга - 2 млрд 846 млн сум; гомуми белем бирүгә - 3 млрд 323 млн сум; өстәмә белем бирүгә - 649 млн сум; яшьләр сәясәтенә - 146 млн сум.
2020 елда «Илкүләм икътисад», «Торак-коммуналь хуҗалык» һәм «Әйләнә-тирә мохитне саклау» тармакларын финанслау 1 млрд 92 млн сум тәшкил итте. «Юл хуҗалыгы» бүлеге буенча чыгымнар 396 млн сум булды. Шәһәр территориясен карап тоту, яшелләндерү һәм төзекләндерү өчен 152 млн сум акча бүлеп бирелде, шул исәптән парк һәм скверларны карап тотуга 32 млн сум. Социаль чыгымнарны финанслауга 400 млн сум акча бүленде.
Бюджетның раслауга тәкъдим ителгән йомгаклау параметрлары түбәндәгечә: керемнәр буенча – 10 млрд 153 млн 684 мең сум; чыгымнар буенча – 10 млрд 28 млн 597 мең сум.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бюджет үтәлеше җәмәгать тыңлауларында каралды һәм Шәһәр Советы даими комиссияләренең уртак утырышында алдан фикер алышуларда тикшерелде.
Докладчы чыгышын шәрехләп, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, 2020 ел икътисадый яктан да, эмоциональ планда да бик катлаулы булды, дип ассызыклады. Әмма шәһәр үз йөкләмәләрен үтәде.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 18 март 2021, 15:02