Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре көне алдыннан Тантаналар сараенда бәйрәм чарасы узды, анда 32 торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәренә дәүләт һәм шәһәр бүләкләре тапшырылды. 

Чарада катнашучыларны шәһәр Хакиме Наил Мәһдиев җылы сәламләде.

«Татарстан Республикасының Атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре буларак, бүген миңа коллегаларымны безнең һөнәри бәйрәмебез – Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре көне алдыннан сәламләү аеруча рәхәт. Миңа күп еллар дәвамында торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә эшләргә һәм шәһәр хуҗалыгы эшчәнлегенең көндәлек мәсьәләләре белән шөгыльләнергә туры килде. Коммуналь комплексның эшен, аеруча Яр Чаллы кебек илнең эре сәнәгать үзәгендә бу эшнең нәрсә икәнен мин ишетеп кенә түгел, практикада беләм.

Яр Чаллы – Россия Федерациясенең эре сәнәгать  автомобиль төзелеше, энергетика, азык-төлек эшкәртү, төзелеш үзәге генә түгел, ә куәтле торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсе дә ул. Безнең шәһәрнең коммуналь хуҗалыгы илебездә иң яхшылардан берсе санала һәм бу сер түгел.

Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы безгә бәя бирә торган күп кенә объектив күрсәткечләр буенча без – иң яхшылар. Бу берничә буын торак-коммуналь комплексы хезмәткәрләренең хезмәте нәтиҗәсе. Һәм бүген, бәйрәм алдыннан, аны без якшәмбе, 21 март көнне билгеләп үтәчәкбез, минем тармакның барлык ветераннарына зур рәхмәт белдерәсем килә. Алар гадидән катлаулыга таба кыю бардылар. Гадидән –җил уйнап торган буш кырда автомобиль заводы төзеделәр, катлаулысы – бүген Яр Чаллыда 534 мең кеше яши, шәһәр үзенең куәтле торак-коммуналь инфраструктурасы белән кайбер федерация субъектларыннан, өлкә шәһәрләреннән да зуррак. 

Без Россиядә ярты миллионлы шәһәрләрдән беренче булып автомат исәпләү приборлары куюга ирештек. Кайбер субъектлар хәзер кертә торган инновацияләрне без инде дистә еллар элек керттек һәм без күп мәсьәләләр буенча пионер булып торабыз. Бу – көн саен, сәгать саен, минут саен торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куючы белгечләребез, сезнең барыгызның да тырышлыгы белән мөмкин булды. Сез шәһәр яшәешенең барлык системалары өзлексез эшләүне тәэмин итәсез», – диде Наил Мәһдиев һәм хезмәткәрләргә уңышлар, ныклы сәламәтлек һәм гаилә бәхете теләде.

Нәтиҗәле хезмәтләре һәм торак-коммуналь хуҗалыгы тармагына зур өлеш кертүләре өчен «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» истәлек билгесе белән бүләкләнүчеләр:

Яр Чаллы шәһәренең «Шәһәр хуҗалыгы дирекциясе» муниципаль автономияле учреждениесе директоры Миннефәнис Хәбибуллин,

Яр Чаллы шәһәренең «Үзәк» идарә компаниясе» муниципаль унитар предприятиесе директоры Салават Ситдыйков,

Шәһәр Башкарма комитеты шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы урынбасары, торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү бүлеге башлыгы Эльвира Альменеева.

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Мактау грамотасына лаек булучылар: «Газпром трансгаз Казан» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең «Чаллыгаз» эксплуатация-производство идарәсе юл асты газүткәргечләре хезмәте башлыгы Әхтәм Дәрҗеманов,

«Жилкомсервис» производство-коммерция фирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең баш инженеры Илдар Исаев,

«51 нче торак-эксплуатация идарәсе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең электр һәм газ белән эретеп ябыштыручысы Николай Личман,

«УЮТСЕРВИС – 1» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең күпфатирлы йорт территориясен комплекслы җыештыру эшчесе Лилия Пегова,

«Шәһәрне яшелләндерү хуҗалыгы» ачык акционерлык җәмгыяте «Автозаводский» 8 нче участогының 5 разрядлы яшелләндерүчесе Елена Федорова,

«Электротехниклар» идарә компаниясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең юридик бүлеге башлыгы Гөлназ Хакова«Паритет» идарә компаниясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең баш бухгалтер урынбасары Эльмира Шәфигуллина,

«5 нче торак ремонт-эксплуатация участогы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең санитар-техник, вентиляция системаларын һәм җиһазларын монтажлаучысы Хәйдәр Ямалиев.

Тулы фоторепортажны Вконтакте «Администрация города Набережные Челны» рәсми төркемендә карарга була. 

Якшәмбе, 21 март 2021, 08:19