22 мартта көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән буран көтелә, күз күреме 1-2 км га кадәр булырга мөмкин, җилнең тизлеге 15 м/с ка кадәр җитү фаразлана.
Яр Чаллыда аязучан болытлы һава, явым-төшемсез диярлек. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 6-11 м/с тизлектә, көндез урыны белән 15 м/с тәшкил итә. Төнге минималь температура -9..-12˚ көтелә, -17˚ка да җитәргә мөмкин. Көндезге максималь һава температурасы +1..-4˚. Юлларда бозлавык.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Якшәмбе, 21 март 2021, 16:10