Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәрендә юл хезмәткәрләре тәүлек буе эшләүләрен дәвам итәләр. Чыгарылган кар күләме 16% ка арткан. Ел башыннан алып бүгенге көнгә кадәр 45 636 рейста 611 мең 522 куб. м. кар чыгарылган.  Бу хакта Башкарма комитет Җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев сөйләде: «Юлларны һәм тротуарларны су басудан саклар өчен  Хәсән Туфан һәм Вахитов проспектларында, шулай ук Старосармановская һәм Дорожная урамнары киселешендә урнашкан яңгыр сулары насослары станцияләрендә тикшерү эшләре башкарылды. Алар барысы да төзек хәлдә һәм эшкә яраклы. Су җыю коеларын кар һәм боздан чистарту дәвам итә. Без су басуга юл куймас өчен, җир асты кичүләре парапетларыннан да кар чыгарабыз», – дип белдерде ул.

Илья Зуев сүзләренә караганда, эшкә көн саен 90 берәмлектән артык техника һәм 100 дән артык хезмәткәр чыга. 22 марттан 28 мартка кадәр җирле юлларны кардан чистарту графигы белән биредә танышырга мөмкин.

Дүшәмбе, 22 март 2021, 09:14