Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүгенге көннән сугыш ветераннары өчен госпиталь штат режимында авыруларны күп профильле кабул итүне яңартты. Бу хакта бүген аппарат киңәшмәсендә шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев хәбәр итте.

Пандемия башлангач, әлеге медицина учреждениесе ковид-госпиталь сыйфатында эшләде. Хәзерге вакытта бер провизор хастаханә – йогышлы авырулар хастаханәсе эшләвен дәвам иттерә.

«Хәлләрнең билгеле бер күләмдә тотрыклылана баруын исәпкә алып, ковид госпитале гадәти режимда эшләүгә күчә. Минемчә, бу да яхшы күренеш. Дәвалау, профилактика мәсьәләләренең, һичшиксез, кешеләрнең сәламәтлеген һәм тормышын саклауга йогынты ясавын, аеруча да сугыш ветераннары өчен госпитальнең иң чиргә бирешүчән һәм иң хөрмәтле категориягә кергән гражданнар – өлкән буын чаллылылар белән эшләвен без яхшы аңлыйбыз», - дип билгеләп үтте Наил Мәһдиев.

Хәзерге вакытта Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең лаборатория тарафыннан расланган 2 061 очрагы теркәлде. Пандемия чорында барлыгы 1 379 кеше авырудан терелде.

Дүшәмбе, 22 март 2021, 09:02