«Бастион» тактик уеннар полигоны территориясендә XX Спартакиада кысаларында эшче яшьләр арасында лазертаг буенча турнир үткәрелде. Анда предприятие һәм оешмаларның биш кешедән торган 20 командасы катнашты. Командалар бишәр командалы дүрт төркемгә бүленде. Һәр төркемдәге очрашуларда финал стадиясенә узган иң яхшы команда билгеләнде.
Лазертаг буенча турнир Кубогы өчен киеренке көрәштә «Эксперт +» командасы җиңде, икенче урында - «Петролайн-А» НПП - 2 һәм призерларның өчлеген «Петролайн-А» НПП – 1 командасы төгәлләде.
Командалар дипломнар, медальләр, оештыручылардан һәм партнерлардан призлар белән бүләкләнделәр.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 22 март 2021, 10:23