Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы торак төзелеше буенча Россия Федерациясе субъектлары арасында лидерларның берсе булып кала. 2020 елда өлешләп төзүдә катнашучыларның, ятим балаларның торак хокукларын гамәлгә ашыру буенча зур эш башкарылды, аларга бирелгән торак урыннарының саны артты.


Өлешләп төзүнең проблемалы объектларын төзеп бетерү буенча ел дәвамында актив эш алып барылды. Өлешләп төзүдә катнашучы гражданнарның хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Фонды мәгълүматларына караганда, 2020 елда өлешләп төзүнең алты проблемалы объекты файдалануга тапшырылды, 7 объект буенча 398 өлешченең хокуклары торгызылды (2се - Казан, 3се – Яр Чаллы, 2се - Питрәч муниципаль районы). Бу хакта Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Эльвира Мифтахова хәбәр итте. «Яр Чаллы шәһәре буенча җәмәгать ярдәмчесенә торак хокукларын бозу мәсьәләсе буенча мөрәҗәгатьләр кермәде», - диде ул.

Шәһәр Хакиме Наил Мәһдиев, үз чиратында, соңгы биш елда Яр Чаллыда алданган өлешчеләр мәсьәләсе иң кискен булуын билгеләп үтте. Ул шәһәрдә 939 шундый гаилә булганын, ә бу өч меңләп кеше тәшкил итүен искә төшереп узды.

«2020 елда без бу проблеманы тулысынча хәл итә алдык. Без мөһим социаль миссияне үтәдек. Республикабыз Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов 16 февральдә узган Шәһәр Советының йомгаклау сессиясендә чыгыш ясаганда Яр Чаллыны үрнәк мисалга китерде. Ул мондый хәлләрне башка кабатламаска дигән бурыч куйды. Барлык мөмкин булган чаралар белән без бу бурычны хәл итәчәкбез», - дип ассызыклады Наил Мәһдиев

Дүшәмбе, 22 март 2021, 11:22