Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллыда кешелек тарихында иң борынгы бәйрәмнәрнең берсе – Нәүрүз билгеләп үтелде. Фарсыдан тәрҗемә иткәндә Нәүрүз «яңа көн» дигәнне, Кояш исәбе буенча Яңа ел башлануын, язгы көн-төн тигезлеген аңлата һәм ул 21 мартка туры килә.

Язгы бәйрәм чарасы шәһәрнең «Җиңү» мәдәният һәм ял паркында узды. Кунакларны Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, Автозавод районы хакимияте Башлыгы Винер Харисов, Татарстан халыклары ассамблеясенең Яр Чаллы филиалы җитәкчесе Виталий Агапов, «Чишмә» халыклар дуслыгы йорты директоры Ландыш Ишалина һәм башкалар сәламләде.

«Чишмә» халыклар дуслыгы йорты ансамбльләре, солистлары, милли җәмгыятьләрнең иҗат коллективлары катнашындагы зур концерт Нәүрүз бәйрәме мәдәни программасының чын бизәге булды.

Бәйрәм кысаларында һәр милли җәмгыять милли ризыклар белән үз өстәлен әзерләде, килгән кунакларны милли костюмнарда сәламләде.

Дүшәмбе, 22 март 2021, 12:10