Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда, WorldSkills Russia стандартларын исәпкә алып, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга иртә һөнәри юнәлеш бирү буенча «BabySkills-2021» балалар чемпионатының муниципаль туры башланды. Анда 6 - 7 яшьлек 100 гә якын бала катнашачак.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын 11 компетенциядә күрсәтәчәк: «Инженер-төзүче», «ЮХИДИ инспекторы», «Ресторан сервисы», «График дизайны», «Мәктәпкәчә тәрбия бирү», «Физик культура, спорт һәм фитнес инструкторы», «Музыка җитәкчесе», «Кием дизайнеры», «Кондитер эше», «Лаборатор химик анализ», «3D-дизайнеры».

Бүген «Инженер төзүче» компетенциясе буенча ярышлар 98 нче "Балачак планетасы" балалар бакчасында узды. Балалар робот техникасы өлкәсендә башлангыч күнекмәләр, лего конструкторы ярдәмендә объект төзеп күрсәттеләр.

Дүшәмбе, 22 март 2021, 15:00