Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Газизова Асия Миңнегали кызы  90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Яр Чаллы шәһәре Хакиме Наил Мәһдиев исеменнән юбилярга Комсомол районы хакимияте Башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева һәм территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Вера Захарова котлаулар җиткерделәр һәм бүләкләр тапшырдылар.

Асия Миңнегали кызы ТАССРның Ютазы районы Бәйрәкә авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлый. Сугыш елларында туган авылында авыл хуҗалыгы эшләрендә эшли. 1979 елда гаиләсе белән Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Асия Миңнегали кызы КАМАЗ ның Тимерчелек заводында эшли. Ире белән бергә ике бала тәрбияләп үстергәннәр, ике оныклары һәм өч оныкчыклары бар.

Асия Миңнегали кызы «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Дүшәмбе, 22 март 2021, 15:32