Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Пәнҗешәмбе, 25 мартта, 8:00 дән 10:00 сәгатькә кадәр Россия Федерациясе Генераль прокуроры урынбасары Николай Шишкин Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков белән берлектә Яр Чаллы халкын эшмәкәрләрнең хокукларын яклау, гражданнарның үз вакытында һәм тулы хезмәт хакы алуга хокукларын, шулай ук ТКХ, өлешләп төзү, балигъ булмаганнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча шәхси кабул итү үткәрәчәк.

Гражданнарны кабул итү Яр Чаллы шәһәре прокуратурасы бинасында (Ш.Усманов ур., 51а, 42/02а) алдан язылу буенча үткәреләчәк. Кабул итүгә алдан язылу – 23 һәм 24 мартта 9:30 дан 15:30 сәгатькә кадәр, 8(8552) 52-92-63, 52-31-82 телефоннары буенча.

Дүшәмбе, 22 март 2021, 20:26