Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

24 мартта сәгать 01:00 дән алып 04:00 кә кадәр М-7 "Идел" автомобиль юлының 1043 нче чакрымында транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк. Биредә җәяүлеләр өчен җир өсте кичү юлын төзү эшләре белән бәйле реверсив хәрәкәт оештырылачак. Ремонт участогында хәрәкәт тулысынча 20 минутка ябылачак.

Автомобиль йөртүчеләргә вакытлы юл билгеләре кагыйдәләрен үтәргә, әлеге участокта юл шартларын алдан ук исәпкә алырга киңәш итәләр.

Сишәмбе, 23 март 2021, 15:31