Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

25 мартта Яр Чаллының Боз сараенда Континенталь хоккей лигасында чыгыш ясаучы «Чаллы» һәм «Нефтехимик» (Түбән Кама) хоккей командалары арасында иптәшләрчә матч узачак. 

Матчта Түбән Кама командасы составында Глеб Семенов (Россия Олимпия җыелма командасы әгъзасы), Алексей Пузанов, Александр Брынцев (КХЛда 350 дән артык уен), Алексей Волгин (КХЛда 200 дән артык уен), Тимур Шәрифҗанов (КХЛда 100 дән артык уен), Рафаэль Бикмуллин (КХЛда 100 дән артык уен) һәм башкалар уйнар дип көтелә. 2020 елгы КХЛ беренчелеге чемпионнары - «Чаллы» хоккей командасы 18 уенчы тәкъдим итәчәк, аларның өчтән бере - «Чаллы» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр.

Матчка керү, барлык санитар-эпидемиологик куркынычсызлык таләпләрен саклап, бушлай билетлар буенча башкарылачак. Билетларны Боз спорт сарае кассаларында 24 марттан бушлай алырга мөмкин. Уен 19:00 сәгатьтә башлана.

Пәнҗешәмбе, 25 март 2021, 11:29