Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе «Рәхмәт, доктор» акциясе кысаларында шәһәр медицина учреждениеләренең коронавирус белән авырган хезмәткәрләренә шифаханәгә юлламалар тапшырды. Юлламаларны сәламәтлек саклау өлкәсендә зур эш тәҗрибәсе булган, 65 яшьтән өлкәнрәк сигез медицина хезмәткәре алды.

Сертификатларны тантаналы тапшыру видеоконференц-элемтә режимында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова рәислегендә узды.

Алар – сугыш ветераннары өчен госпитальнең гомуми практика участок табиблары Сәид Туктаров һәм Айсылу Туктарова, 6 нчы шәһәр поликлиникасы табиб-терапевты Ольга Волошина, 6 нчы шәһәр поликлиникасы шәфкать туташы Гөлфия Талипова, 6 нчы шәһәр поликлиникасы табиб-педиатры Нина Бормотова, 6 нчы шәһәр поликлиникасы фельдшеры Рәисә Асабина, 5 нче шәһәр балалар поликлиникасы шәфкать туташы Мәрьям Кәрамова, 5 нче шәһәр хастаханәсе 5 нче поликлиникасының функциональ һәм ультратавыш диагностикасы табибы Тамара Колесникова.

Сертификатларны «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Әлфинур Галиәкбәрова һәм сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев тапшырды.

Коронавирус инфекциясен кичергәннән соң алар «Бәкер», «Жемчужина», «Шифалы Су - Ижминводы» шифаханәләрендә тернәкләнү узып, үз сәламәтлекләрен ныгытачаклар.

Татарстанда «Рәхмәт, доктор» акциясе кысаларында 17 районнан барлыгы 44 медицина хезмәткәренә планшетлар тапшырдылар.

Чәршәмбе, 24 март 2021, 18:27