Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген шәһәр мэриясендә «2021-2024 елларга социаль партнерлык кысаларында Башкарма комитет, Профсоюзлар федерациясе һәм Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге эш бирүчеләре арасында хезмәттәшлек турында» гы территориаль Килешү имзаланды. Утырышта 30дан артык кеше катнашты.

Килешү өч елга бер тапкыр төзелә һәм ул Башкарма комитетның, Профсоюзлар федерациясенең һәм эш бирүчеләрнең уртак эшчәнлегенең төп юнәлешләрен билгели. Өч яклы Килешүнең максаты – шәһәр яшәеше өчен кирәкле шартлар тудыру, аның икътисадын үстерү, социаль партнерлык принципларында хезмәт ияләрен социаль һәм хокукый яклау.

Документны имзалар алдыннан Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова һәм «КАМАЗ» ААҖ хезмәткәрләре профсоюз комитетының административ-техник бүлеге башлыгы Виталий Корсаков 2018-2020 елларга төзелгән Килешүне үтәү нәтиҗәләре турында сөйләделәр.

Чәршәмбе, 24 март 2021, 16:30