Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы «Ата-аналарның бердәм БДИ тапшыру көне» акциясенә кушылды. Рус теленнән имтихан бүген 34 нче мәктәптә узды. Акциядә 50 кеше катнашты. Алар арасында шулай ук мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин, Шәһәр Советы депутатлары Эдуард Фәттахов, Таһир Сөнгатуллин һәм Вадим Матюшин да бар иде.

Имтихан кабул итү пункты җитәкчесе Андрей Сальников сөйләвенә караганда, имтихан булачак аудиториягә кертү процедурасы берни белән дә аерылмый. Имтихан кабул итү пунктына ата-аналар металл рамка аша уздылар, барлык шәхси әйберләрне һәм элемтә чараларын пунктка кергәнче үк аерым кабинетта калдырдылар.

Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен рус теленнән БДИ 3 сәгать 30 минут (210 минут) дәвам итсә, «Ата-аналарның бердәм БДИ тапшыру көне» акциясен үткәргәндә эшнең кыскартылган варианты әзерләнгән, ул 30 минуттан да артмаган вакытка исәпләнгән.

Тест тапшырганнан соң, ата-аналар укытучыларга Бердәм дәүләт имтиханын үткәрү турында сораулар бирә алдылар.

Чәршәмбе, 24 март 2021, 16:31