Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Хәзерге вакытта Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең лаборатория тарафыннан расланган 2 076 очрагы теркәлде.  Күрсәткеч 100 мең кешегә 388,8 тәшкил итә, бу - республика күрсәткеченнән 20,9%ка түбәнрәк. Әлеге мәгълүматларны Роспотребнадзорның Чаллыдагы территориаль бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев җиткерде.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең территориаль бүлеге белгечләре  җәмәгать туклануы, сәүдә предприятиеләре, почта бүлекчәләре, даруханәләр, сәнәгать предприятиеләре, югары уку йортлары, медицина оешмалары, ягулык салу станцияләре, автосалоннарны эпидемиягә каршы чараларны үтәү буенча тикшерүне дәвам итә. Бер атна эчендә 34 предприятие тикшерелде.

"Эпидемиягә каршы чаралар нигездә үтәлә, – дип билгеләп үтте Илгизәр Бариев. – Шулай ук чит илләрдән килгән гражданнар буенча да эш алып барыла, без шәһәргә һава юлы белән кайткан, әмма лаборатор тикшеренүләрнең нәтиҗәләрен бердәм дәүләт системасына тапшырмаган физик затларга карата өч материалны судка  тапшырдык. 

 Шәһәрдә үткәрелә торган региональ һәм республика спорт, мәдәни чаралар буенча эшлибез. Бу - көрәш, дзюдо, концертлар, конкурслар. Мин Башкарма комитетның идарә җитәкчеләренең, бассейны булган спорт биналары җитәкчеләренең игътибарын бассейндагы суларны эксплуатацияләү, аны чистарту, әзерләү һәм зарарсызландыру буенча техник регламентларның тайпылышсыз үтәлергә тиешлегенә юнәлтәсем килә. Минзәлә балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендәге бассейнда сигез баланың зыян күрүе белән булган инцидент бассейннардагы суларны  эксплуатацияләү буенча барлык таләпләр дә катгый үтәлергә  тиешлеген күрсәтә".

Пәнҗешәмбе, 25 март 2021, 11:20