Шимбә, 3 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Я р Чаллыда 2020 ел ахырына диспансерлык исәбендә ВИЧ-инфекция белән зарарланган 2 198 пациент тора. Узган ел шәһәрдә ВИЧ-инфекциясенең 137 яңа очрагы теркәлгән (2019 елда – 162; 2018 елда  –182). Алдагы ел белән чагыштырганда, ВИЧ-инфекцияле авырулар саны 15,2% ка кимегән. Бу хакта пресс-конференциядә Республика СПИД үзәгенең Чаллы шәһәрендәге филиалы профилактика бүлеге мөдире вазыйфаларын башкаручы Надежда Иванова хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, ВИЧ-инфекциясе белән зарарлануның күпчелек очраклары (48,9%) 30 дан алып 39 яшькә кадәр теркәлә. Социаль статус буенча авыруларны анализлаганда, эшләүчеләр арасында зарарлану очракларының кимүе күзәтелә. Алар пациентларның гомуми санының 42,35% ын тәшкил итә.

"2020 ел бөтен дөньяда яңа коронавирус инфекциясе таралу белән бәйле булды. Чикләү чаралары кертү нәтиҗәсендә, шәһәрдә ВИЧ-инфекцияле авыруларны диспансерлаштыру проценты 2,1% ка кимеде. Ләкин, шуңа да карамастан, без үз эшебезне дәвам иттек, эшчәнлегебезне туктатмыйча, планлы эшнең югары күрсәткечләренә ирешә алдык, аерым алганда, бу үз эченә энтеровирус терапиясен һәм флюорография тикшерүен үз эченә алган индикатив күрсәткечләр», - дип ассызыклады Надежда Иванова.


Пәнҗешәмбе, 25 март 2021, 12:26